Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2022 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Азнакай муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы. Нотыкчы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Михеева Миләүшә Индус кызы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2022 елның 26 маенда 10.00 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: Азнакай муниципаль районы администрациясе (Азнакай шәһәре, Ленин ур., 22 йорт).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдә тотылырга тиешле субъектларына аңлатма бирү.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Халык алдында катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 25.05.2022 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Milyausha.Miheeva@tatar.ru
Мәгълүматны 8 (85569) 5-33-16 телефоны буенча ачыкларга була.