2022 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы вазыйфаи затлары тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне (гаризаларны) карау нәтиҗәләре буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 6 кисәтү бирелде.
Индивидуаль эшмәкәрләргә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куелмау турында игълан ителгән кисәтүләр профилактик характерда, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә күрсәтелгән затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмый, аларга нинди дә булса гамәлләр кылу бурычын йөкләми, шулай ук вакытта этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителә.