2022 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы вазыйфаи затлары тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне (гаризаларны) карау нәтиҗәләре буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 6 кисәтү бирелде.
Республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли, аның ярдәмендә республикада яшәүчеләр социаль өлкә, элемтә, бизнес, экология, юллар, автомобильләр, төзекләндерү һәм инфраструктура, торак-коммуналь хезмәтләр, авыл хуҗалыгы, шулай ук алкоголь базары мәсьәләләре буенча онлайн-режимда шикаятьләр җибәрә ала.