Теләче авылының консультация пунктында гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә куллану белемен арттыру белән бәйле. Кабул итү барышында сатып алучы белән сатучы арасында конфликтлы хәлләр, аларны судка кадәр тәртиптә хәл итү темасы буенча фикер алыштылар. Хезмәткәр претензияне ничек дөрес һәм нинди очракларда язарга, претензиядән баш тарткан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген һәм претензияне бирү генә түгел, аны дөрес төзү дә бик мөһим булуын аңлатты. Бу эшләрне башкарганда  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәм итә ала.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм файдалы мәгълүмат белән «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International