Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2022 елның 6 мае, җомга

2022 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина җирлек башлыгы Әгъзам Гайфуллин катнашында гражданнарны кабул иттеләр.

Торак пунктта яшәүчеләрдән тиешле сыйфатлы товарны алыштыру сроклары, сатучыга сыйфатсыз товарга карата дәгъва белдерү сроклары һәм сатучы үз товарын танымаса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сораулар килде. Барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде: интернет аша сатып алынган кофточка заказга туры килмәсә, ни эшләргә, сырага минималь ваклап сату бәяләре һ.б. сораулар бирелде. Очрашу барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде. Чарада катнашучыларга товарлар сатып алганда игътибарлы булырга, сатып алына торган продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау шартларына игътибар итәргә тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет сайты булуы турында искә алынды, анда претензияләр үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материал һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International