Бер-береңә салыну җаваплылыктан коткара алмый

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Түбән Кама районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә лицензиясез һәм документларсыз гына көчле алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Сәүдә залында шулай ук сыра, төрле атамадагы аракы, «фанфурик»лар бар иде.

Сатучы үзенең аңлатмасында күптән түгел генә эшли башлавын, ә алкогольне сату өчен шәхси эшмәкәр китерә, дип яза. Кибет хуҗабикәсе, үз чиратында, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмавын, ә сатучыларның алкогольле һәм спиртлы продукция сатуын белмәвен раслый. Кагыйдә бозуларга юл куйган сатучыны дисциплинар җаваплылыкка тартачакмын, ди. Закон бозуда кем гаепле икәнен, әлбәттә, сатучы да, шәхси эшмәкәр дә белә.

Гомуми күләме 16,65 литр булган спиртлы сыекча һәм эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бер-береңә салыну җаваплылыктан  коткара алмый. Ачыкланган барлык фактлар да эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен нигез булып тора: РФ КоАП 14.17.1 статьясындагы 2 өлеше (юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату), РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1, 2 өлеше (этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозу), 14.19 статьясы (этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу). Шәхси эшмәкәргә карата административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International