Азнакай районында ачык тыңлаулар узды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар үткәрде.

Тыңлауларның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.

Чарада Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район бизнес җәмәгатьчелеге, күзәтчелек, хокук саклау, башка контрольлек итүче органнар, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Территориаль орган начальнигы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь законнарындагы яңалыклар, алкоголь базарында типик хокук бозулар, аларны булдырмас өчен күрелгән чаралар турында сөйләде.

Элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелсә, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында профилактик эш беренче планга чыга.

Фикер алышу диалог режимында узды.

Бизнес һәм район хакимияте вәкилләре үз сорауларын шәхсән бирү, конкрет ситуацияләрне хәл итү, килеп туган сорауларга җавап алу мөмкинлеге алдылар.

Нәтиҗә:

Очрашуга Миләүшә Михеева йомгак ясады: «Контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук бозуларны профилактикалау, ягъни бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле юнәлеш булып тора», - диде ул.

Утырышта катнашучылар территориаль орган үткәрә торган контроль-инспекция чараларының нәтиҗәлелеге һәм күләме районның алкоголь базарында контрольне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International