Россиядә эшмәкәр Көне 26 майда билгеләп үтелә. Россия законнары нигезендә, һәр кешенең үз эшен ачарга һәм бизнес алып барырга хокукы бар. Эшчәнлек юнәлеше төрле булырга мөмкин, иң мөһиме — уңышлы үсеш өчен нәрсә белән шөгыльләнәсең килүеңне төгәл аңларга.
Теләсә кайсы масштабтагы эшмәкәрлек – икътисадның төп этәргече, көн саен безгә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең бик зур спектрын бирә, сатудан табыш ала.
Эшкуар - ул үзгәреп торучы дөньяга җайлашып, тәвәккәл һәм максатчан кеше. Үз идеясе белән "янган" кеше генә уңышсызлыктан курыкмый, егылып, һичшиксез күтәрелә һәм алга таба бара, уңышка ирешә.
Мондый кешеләр өчен 2007 елда Президент Указы имзаланды, аның нигезендә рәсми бәйрәм – эшкуар Көне гамәлгә куелды.
2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр белән семинарлар үткәрде.
Очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләренә кагылып үтелде, шулай ук сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә куллану тәкъдим ителде.