Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында Ведомствоара комиссиянең районара утырышы булды

2022 елның 27 мае, җомга

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 2022 елның 4 аендагы эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль», «Эфес» сыра кайнату заводлары вәкилләре катнашты. Комиссия утырышы Арча территориаль органы өчен беренче тапкыр яңа форматта узды, ул территориаль органга буйсынган районнарның үз күрсәткечләрен чагыштырырга, тәҗрибә уртаклашырга, үз районнарында эшкә уңай мизгелләр кертергә һәм тискәре моментларны булдырмаска мөмкинлек бирде.

Республика җитештергән алкогольле продукцияне сатуның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеге тикшерелде.

Азакта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, районның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куелды һәм чаралар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International