Эшлекле очрашу узды

2022 елның 27 мае, җомга

2022 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында территориаль орган башлыгының 2020-2021 елларда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафларны түләтү буенча башкарылган эшләр турында территориаль суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче суд приставлары бүлеге начальнигы урынбасары белән эшлекле очрашуы булды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча гамәлдәге башкарма производстволарга тикшерү үткәрелде һәм закон нигезендә билгеләнгән срокларда административ штрафлар түләмәгән шәхси эшмәкәрләрнең сәүдә объектларына бергәләп чыгулары турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International