Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 15 нче балалар иҗаты йортында урта сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Шәһәрнең 4 мәктәбе укучылары белгечләр мәгълүматын тыңладылар.
Очрашу барышында белгечләр укучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырдылар, эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр:
- бу этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү;
- кулланучылар хокукларын яклау.
Белгечләр укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы белән таныштырдылар, кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында аңлаттылар. Кулланучының нинди хокуклары барлыгын мисалларда аңлаттылар:
- сайлап алу хокукы; мәгълүматка хокук; куркынычсызлыкка хокук һәм кулланучының башка хокуклары. Аерым алганда, товарны кабул итү һәм түләү, сатучыга товарның саны, сыйфаты турында килешү шартларын бозу турында хәбәр итү һ. б. кулланучының төп бурычлары булып тора.
Укучылар белән очрашуның икенче яртысы финанс белемен арттыруга багышланган – үзеңне телефон мошенникларыннан нчек сакларга.
Финанс мошенниклыгы – гражданнарны алдауның киң таралган төре. Мошенниклар телефон аша, социаль челтәрләрдә һәм офисларда акча эшли белә. Алар ничек эшлиләр? Үзеңне һәм гаиләңне ичек якларга?
Белгечләр киңәшләре конкрет мисалларда:
Әгәр банктан шалтыратып сезнең картага куркыныч яный, акчагызны башка счетка күчерегез, яки карта номерларын хәбәр итегез дип хәбәр итәләр икән, бу очракта нишләргә?
- элемтәне өзегез – бу мошенниклар. Сезнең банк картагызда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк, банк хезмәткәре хәлне ачыклаячак.
Әгәр сезгә банк мәгълүматы белән түбәндәге эчтәлектәге СМС килсә: карта эшчәнлеге туктатылу турында, ялгыш акча күчерүләре турында, акчаны кире кайтаруны сорап, нишләргә?
- сылтама буенча күчмәгез, мәгълүматны банкка сезнең банк картагызда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып тикшерегез.
Әгәр сезгә шалтыратып якын кешегез бәлага тарды, акча күчерегез дип хәбәр итәләр икән, нишләргә?
- кичекмәстән хәлне ачыкларга кирәк. Шалтыратучының исемен, фамилиясен һәм оешма исемен сорагыз, ул аны тәкъдим итәргә тиеш. Якын кешегезгә шалтыратыгыз һәм барлык нечкәлекләрне белешегез.
Әгәр сезгә акча отуыгыз, компенсация, башка керемнәр турында шалтыратып хәбәр итәләр икән, нишләргә?
- әгәр сөйләшү вакытында сезне карта номерларын бирүне сорасалар - бу мошенниклар. Әлеге мәгълүматны оешманың рәсми сайтында ачыкларга мөмкин.
Әгәр отышлы шартларда акча тәкъдим итәләр икән, нәрсә эшләргә?
- Россия Банкы лицензиясе булган барлык финанс оешмалары турында рәсми сайттагы мәгълүматны тикшерергә. WWW.CBR.RU/FINORG
Әгәр сез товарны «Авито», «Юла» сайтларында сатып алырга уйлагансыз икән алдаучылардан ничек сакланырга?
- алдан түләү кертмәскә, банк картасы мәгълүматларын хәбәр итмәскә, сылтамалар буенча күчмәскә «Безопасная сделка» хезмәтеннән фадаланыгыз.
Әгәр сезгә акча күчерергә яки сайт аша билетлар сатып алырга кирәк булса, нәрсә эшләргә?
- бары тик тикшерелгән сайтлар белән генә кулланыгыз, куркынычсыз сайт түбәндәгечә язылылырга тиеш https:/ / һәм браузерның адрес юлында йоозак булырга тиеш.
Очрашу барышында чарада катнашучыларның барысына да «Вестник Потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы, мәгълүмати белешмәлекләр, буклетлар таратылды.
Очрашу ахырында балалар иҗат йорты педагоглары белгечләргә әлеге чара, кызыклы һәм танып-белү мәгълүматлары өчен рәхмәт белдерделәр.
Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар белемен арттыру эше дәвам итә.