Яшьтән үк балалар кулланучылар булып тора

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Чирмешән районында күңел ачу - танып-белү характерындагы чаралар күп булды. Мәсәлән, Чирмешән муниципаль районының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен уен программасы әзерләгән. Әлеге бәйрәмгә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Балаларны яклау көне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашында үткәрелде. Өлкәннәр бу көнне истә калырлык, якты сүрелмәслек итеп узсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. Бәйрәм уен формасында, төрле конкурслар, табышмаклар һәм мәзәкләр белән узды.

Балалар инде яшьтән үк кулланучылар булып торалар. Бәйрәм вакытында катнашучылар кулланучылар белеме өлкәсендә яңа ачышлар ясадылар, алар турында Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Румия Сөләйманова сөйләде. Һәркем кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация, шулай ук кулланучылар хокукындагы мөмкин очраклар, Түбән Кама территориаль органының контакт телефоннары турында мәгълүмат тупланган буклетлар ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International