Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Сарман районы авыл кибетләренең берсендә билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка («Пшеничная» аракы этикеткасы) алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Алынган продукциянең гомуми күләме кырык литр тәшкил итте, ул, эш материаллары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылган.
Ачыкланган барлык фактлар да эшмәкәргә карата РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен нигез булып тора (мондый маркировкалау һәм (яки) мондый мәгълүмат төшерү мәҗбүри булган очракта, алкогольле продукция яки тәмәке әйберләре әйләнеше). Маркировкасыз гына алкогольле продукция әйләнеше (171-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясы белән җайга салына):
Федераль махсус марка һәм акциз маркасы алкогольле продукция әйләнешенең законлылыгын раслаучы дәүләт хисаплылыгы документлары булып тора; маркировкасыз гына алкогольле продукция әйләнеше яки ялган маркалар белән маркировкалануы тыелган.
Шәхси эшмәкәргә карата административ тикшерү бара.