Банк картасы, финанслар: аларны ничек сакларга?

2022 елның 10 июне, җомга

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУдә чираттагы очрашуы булып узды. Яр Чаллы шәһәре, Тукай һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан килгән пансионатта ял итүчеләргә белгечләр финанс грамоталылыгы нигезләре турында сөйләделәр.

Белгечләр карта кулланганда үз финансларын ничек сакларга кирәклеге турында кайбер киңәшләрен бирә:

- PIN-код яттан өйрәнегез, әгәр дә хәтердә саклый алмыйсыз икән, аны язып куегыз, әмма  картадан аерым саклагыз;

- өченче затларга PIN-кодны, шулай ук аның гамәлдә булу срогын һәм кемгә теркәлгәнлеген хәбәр итмәгез;

- хезмәт хакы карталарын онлайн сатыпп алулар өчен кулланмагыз;

- банк офислары эчендә яки видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган нокталарда урнашкан банкоматларны гына сайлагыз;

- банкоматларның шикле модельләреннән файдаланмагыз. Ә картаны терминалга керткәнче, аны игътибар белән карагыз;

- стесняйтесь ябарга клавиатуру кул белән һәм сорарга читкә китәргә аеруча любопытных иптәшләр чиратта;

- әгәр сез картагызны югалтсагыз, яки серле мәгълүматдарны өченче затлар белгән дигән шик туса, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итегез, һәм аны эшләтүдән туктатыгыз.

Картаның кире ягында күрсәтелгән телефон номерына шалтырату җиңелерәк. Кагыйдә буларак, контакт үзәкләре тәүлек буе эшли. Әгәр карта банкоматта калса һәм сез үз банкыгызның телефонын белмисез икән, банкоматка техник хезмәт күрсәтүне башкаручы компаниягә шалтыратыгыз. Номер терминалда күрсәтелергә тиеш.

Ял итүчеләр белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре үрнәк итеп алынды. Ял итүчеләр һәрвакыт бик игътибарлы һәм актив, ишеткәннәр буенча көчле фикер алышалар. Ә белгечләр кулланучылар базары өлкәсенә, кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар бирергә һәрвакыт әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International