Иске Кырлай авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2022 елның 10 июне, җомга

2012 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы Иске Кырлай авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Авыл халкына алдан ук кабул итү турында тиешле белдерүләр аша хәбәр ителгән иде. Кабул итү барышында интернет-кибеттә товарга заказлар белән бәйле сораулар алынды, чөнки күпләр сатуның дистанцион ысулын өстен күрә, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары, товарга экспертиза үткәрү сроклары һәм башкалар турында аңлаттылар.

Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International