Саба районы Иштуган авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 10 июне, җомга

2022 нче елның 8 нче июнендә Саба муниципаль районы Иштуган авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров алып барды.

Кабул итүгә, нигездә, Иштуган авылында яшәүчеләр сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләренә кагылышлы сораулар белән килделәр. Халыкны аларның хокуклары кызыксындырды: техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алганда, гарантия ремонтын үткәрү вакыты, сыйфатлы товар сатып алу максатыннан кирәкле мәгълүмат булу турында һ.б. лар аңлатылды.

Барлык катнашучыларга да территориаль орган реквизитлары белән кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International