Очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Смәил авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итү үткәрде, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.

Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, шулай ук алкоголь базары өлкәсе мәсьәләләре каралды. Барлык сорауларга да эшмәкәрләр һәм авыл халкы эчтәлекле җаваплар алдылар.

Катнашучылар оештыручыларга кабул иткән, файдалы мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International