2022 елның 10 июнендә Кукмара районының Ядегәр авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укулар да үткәрелде.
Гражданнарны кабул итү вакытында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара «Вестник потребителя Татарстана» газетасы нөсхәләре, кулланучылар өчен белешмәлекләр тарату белән үрелеп барды.