Тикшерүләр саны алты тапкыр кимегән

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

2022 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан планнан тыш һәм планлы контроль (күзәтчелек) чаралары үткәрүгә мораторий кертү турында Карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге өлешендә бизнеска ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган: https://gosalcogol.tatarstan.ru/meri-podderzhki-v-chasti-kontrolnoy-nadzornoy-i.htm

Чара 120 дән артык рөхсәт төренә, шул исәптән авыл хуҗалыгы, сәнәгать, ваклап сату (акциз товарлары белән сәүдә итүне дә кертеп), элемтә, такси хезмәте күрсәтүгә кагылачак. Барлыгы 2,5 млн. рөхсәтнең гамәлдә булуы автомат рәвештә озайтылачак яки яңадан рәсмиләштереләчәк.

2022 елда контроль (күзәтчелек) чараларын, тикшерүләрне үткәрүгә мораторийның контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан үтәлешен мониторинглау алгоритмын эшләү буенча төбәкнең алдынгы бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән тыгыз диалог дәвам итә.

Тикшерүләр саны алты тапкыр кимегән – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы атна саен мониторинг ясый, узган елның шул ук чоры белән чагыштыра. Кагыйдә буларак, уртача тикшерү сигез-тугыз эш көне алып тора һәм аңа, ким дигәндә, өч кеше җавап бирә. Әгәр боларның барысын да бизнес чыгымнарына әйләндереп карасак, мораторий бизнеска елына 60 миллиард сумнан артык акчаны янга калдырачак, дип әйтергә була.

Бу уңайдан кире элемтә каналы эшли башлады. Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан мораторий бозылган очракта, эшкуарлык җәмәгатьчелеге Россия Икътисадый үсеш министрлыгының электрон почтасына (электрон адрес) яза ала: proverki.net@economy.gov.ru. Контроль органы карары белән килешмәгән очракта, теләүчеләр судка кадәр шикаять бирү системасы буенча шикаять бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International