Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтановның территориаль органга буйсынган районнарда яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә. Мондый очрашулар гражданнар һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер булып тора. Анда үзләрен борчыган сорауларны бирергә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын белдерергә мөмкин.
Гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү Аксубайда булды. Аксубайлылар беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларына бәяләр, кибетләрдә алкогольле продукция сату вакытын арттыру, автосервиста автомобиль ремонтын үткәрү мәсьәләсе буенча, кибет башка шәһәрдә булса, судка кая мөрәҗәгать итәргә? дигән сорауларын бирде.
Очрашу ахырында аксубайлыларның барлык тәкъдимнәре дә, алга таба тикшереп карау өчен, бергә тупланды. Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов аңлавы һәм битараф булмаулары өчен кулланучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Сөйләшү эшлекле һәм ышанычлы шартларда конструктив диалог формасында узды.