Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе – этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Россиядә бердәнбер башкарма хакимият органы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 27 ел эшләү дәверендә үз эшчәнлегенең әһәмиятен генә түгел, ә эчке базарның иң катлаулы сегментларының берсе – алкоголь базарын уңышлы контрольдә тоту мөмкинлеген дә раслады. Бу тармакта профессиональ кадрлар гына уңышлы эшли ала. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләрне без көндәлек эшчәнлек процессында формалаштырабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңа хезмәткәрләре мотивация системасын камилләштерү, һөнәри культураны формалаштыру һәм үстерү, яңа кабул ителгән хезмәткәрләрне укыту, остазлык, квалификация күтәрү курсларын узу нәтиҗәсендә һөнәри белемнәргә һәм осталыкка ия булалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңа билгеләнгән хезмәткәрләре белән чираттагы дәресләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Татэкспертцентр» ДБУ эшләр идарәчесе, ю.ф.к., РФ һәм ТР атказанган юристы Юрий Митюшкин үткәрде.
Дәресләрне даими план нигезендә, ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан бүлек башлыклары һәм аеруча әзерләнгән хезмәткәрләр үткәрде.
Дәресләр тәмамланганнан соң яңадан кабул ителгән хезмәткәрләргә таныклыклар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кадрлар хезмәтенең төп тезисы – хезмәткәрнең профессионал буларак формалашуына ирешү.