2022 елның 28 июнендә Алексеевск муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов үткәрде.
Чараның төп максаты - эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштыру юлы белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау.
Нәтиҗә:
Территориаль орган начальнигы үз чыгышында алкоголь өлкәсендәге законнар һәм контроль-инспекция эшчәнлеге өлкәсендәге яңалыклар, алкоголь базарында типик хокук бозулар һәм аларга юл куймас өчен күрелгән чаралар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә басымны киметү һәм бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында профилактик чаралар үткәрү өстенлекле юнәлеш булып тора, шуңа күрә хәзерге вакытта җаваплылыкка тартуга түгел, ә хокук бозуларны кисәтүгә басым ясала.
Чарада катнашучыларга аларның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр яңгырату, конкрет ситуацияләрне ачыклау, килеп туган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге бирелде.