2022 елның алты аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу фактын ачыклау буенча тикшерүләр материаллары җибәрелде. Барлыгы 70 литрдан артык күләмдә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта закон бозучыларга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында эшләр кузгатылды. Спиртлы сыеклык үрнәкләре экспертизага җибәрелде.