«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 1 июле, җомга

2022 елның 1 сентябрендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 01.05.2002 елның 135-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында Федераль закон үз көченә керә. Кертелгән үзгәрешләр хәзерге вәзгыятьтә аеруча мөһим, кулланучы намуссыз хуҗалык итүче субъектлар алдында көчле йогынтыга дучар була һәм өстәмә яклауга мохтаҗ.

Законда кулланучылар хокукларын кыскартучы килешүләрнең рөхсәт ителми торган шартлары исемлеге бар. Килешүгә мондый шартлар кертелгән очракта, сатучы аларны тулы күләмдә түләргә тиеш, дип теркәлә.

Рөхсәт ителми торган шартлар исемлегенә, мәсәлән, килешү шартларын берьяклы үзгәртүгә яки аны үтәүдән баш тартуга хокук турындагы пункт кертелгән. Шулай ук бер товар яки хезмәт күрсәтүне башкаларын мәҗбүри сатып алу белән бәйле нигезләмә дә ярамый дип игълан ителде. Кулланучының бозылган хокукларын яклау чараларында һәм ысулларында чикләргә ярамый. Бу нигезләмәгә, аерым алганда, бүләк карталарыннан файдалану шартларына «бүләк карталары кире кайтарылырга тиеш түгел» дигән пунктны кертү каршы килә. Кулланучы ризалыгын алмыйча гына өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтү дә рөхсәт ителми торган гамәл дип танылды. Шулай ук Россия Федерациясе законнарында андый мәгълүматларны бирү каралмаган очракларда, алыш-бирештән баш тарту куркынычы белән кулланучыны шәхси мәгълүматларны бирүгә мәҗбүр итү тыела. Законда кулланучылар хокукларын кимсетүче 13 шарт аталган. Әлеге Федераль закон 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Чыннан да, соңгы вакытта, әйтик, автомобиль сатып алганда, кредит килешүен рәсмиләштерүдән баш тарту куркынычы астында кулланучыларга төрле хезмәтләрне көчләп тагу очраклары ешайды. Бу хәл, мәсәлән, банк кредит бирүне шәхси иминият килешүе төзү белән бәйли. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында мондый мөрәҗәгатьләр еш очрый. Шуңа күрә, кертелгән үзгәрешләр намуссыз хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан явызларча файдаланучылар санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм нәтиҗәле чара булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International