Җәй күпләр өчен кояш, эсселек һәм табигать кочагы белән генә түгел, ә күп очракта үзебезнең яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр байлыгы белән дә ассоциацияләнә. Июль – җәй уртасы. Организмны кирәкле нутриентлар белән баетырга иң кулай вакыт.
Июль - җиләк-җимеш һәм яшелчәләр патшасы. Ай башында Россиягә чит илләрдән абрикослар һәм ташкабак кертелә башлый. Ай уртасында чия өлгерә, ә соңрак беренче җиләкләр – карлыган, кара һәм кура җиләге пешеп җитә. Шулай ук чит ил алмаларына алмашка үзебезнең җиләк-җимешнең җәйге сортлары өлгерә башлый. Бу сусыл һәм баллы җимешләрне агачыннан өзеп алып ашарга да, кышкылыкка әзерләргә дә мөмкин: кайнатмалар, компотлар, соклар ясау юлы белән. Әмма шуны истә тотарга кирәк, шикәр яхшы консервант булса да, аның артыгы сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Июль аенда җиләк-җимеш күп булганда яшелчә турында да онытмаска кирәк. Июль аенда иң популяр яшелчә – брокколи, брюква, ак, кызыл, төсле кәбестә, кольраби, җәйге суган-порей һәм суган, яшь борчак һәм бәрәңге, кишер, кыяр, помидор, татлы борыч, редис һәм редька, чөгендер, сельдерей, фасоль, фенхель һәм, әлбәттә, ташкабак.
Соңгысы турында аерым әйтәсе килә. Җәйге ташкабаклар - йомшак, татлы, аларны кабыгы белән дә әзерләргә була: рагу, коймак итеп, түгәрәкләп кыздырырга, мичтә пешерергә мөмкин. Кайберәүләр хәтта пешермичә генә салат ясау ысулларын да белә.
Бу яшелчәдә майлы кислоталар юк диярлек. Аның составына керүче клетчатка тиз арада туклык хисен бирә һәм аппетитны киметә, бу диетадагылар өчен менә дигән туклану варианты. Моннан тыш, бу диетик продукт: 100 г ташкабакка нибары 24 ккал туры килә.
Яшелчәнең 95% ы судан тора. Ә менә калган 5% - витаминнар һәм минераллар тупланмасы. Ташкабакларда магний (100 г продукт – 10% тәүлеклек норманың), калий (100 г – тәүлек нормасының 460 мг-22%), тимер (0,8 мг-100 г) бар. Алар барысы да йөрәк-кан тамырлары системасы эше өчен файдалы.
Ташкабактагы тиамин (В1 витамин) ашкайнатуны яхшыртып кына калмый, организмның каршылыгын да саклый, эндокрин системасы эшен дә нормальләштерә. 100 г яшелчәдә 0,045 мг шушы витамин (тәүлеклек норманың 4%) бар.
Фолиевая кислотасы (В9 витамин) иммунн һәм кан тамырлары системалары өчен файдалы. Ул 100 г ташкабакка 24 мкг туры килә, бу тәүлеклек ихтыяҗның 6% ын тәшкил итә (тәүлегенә 400 мг). 100 г ташкабакта 93 мг фосфор (тәүлеклек норма 1050 мг) бар, ул сөякләрне, теш эмален ныгыта, сыну һәм яраланулар куркынычын киметә.
Үз рационыгызны күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез, сезонлы продуктларга өстенлек бирегез һәм сәламәт булыгыз!