Велосипед сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Җәйге сезонда күпләр ике көпчәкле «дус» сатып алу турында уйлана. Тотылган чаралар үзен акласын өчен, велосипед сайлаганда кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк:

- велосипед сатып алыр алдыннан кирәкле бәя категориясендәге модельләрне өйрәнергә, күзәтергә һәм «бәя – сыйфат» ысулы белән чагыштырганда иң яхшысын сайларга кирәк;

- велосипедның биеклеге кеше буена бәйле. Дөрес сайланган модель сәламәтлек белән проблемалардан котылырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки аркада, билдә, умыртка баганасында, тезләрдә, мускулларда һәм буыннарда авырту барлыкка килергә мөмкин;

- раманың материалы, сыйфаты һәм геометриясе (конструкцияләренә) велосипедта йөрү уңайлылыгына, шулай ук аның күпме вакыт хезмәт итүенә бәйле;

- тәгәрмәчләрнең ныклыгына диаметр, шиннарның һәм дуганың киңлеге йогынты ясый. Кешенең велосипедта нинди тизлек белән йөри алуы һәм нинди араны уза алуы тәгәрмәч диаметрына бәйле. Шулай ук көпчәкнең диаметры велосипедчының яше нигезендә сайлап алына.

Ике дугалы көпчәкләр универсаль булып санала. Юл тигез булмаган урында  хәрәкәт иткәндә, сикерүдә, бордюрларны узганда, барыннан да бигрәк тәгәрмәчләр, төгәлрәге, тәгәрмәчләрнең дугасы (кагыйдә буларак, алюминийдан эшләнгән) зыян күрә. Нәтиҗәдә, көпчәкнең үзәге (йомырка), горизонталь (сигезлек) яки берьюлы икесенә карата вертикаль бәрелеш барлыкка килә.

Тагын берничә киңәш:

- тормоз системасын да сынап карарга кирәк. Сатучы велосипедта йөреп карау мөмкинлеге бирсә тагын да яхшырак;

- әгәр дә транспорт чарасы ашыкмыйча йөрү өчен сайланганда, велосипедның утыргычы уңайлы һәм йомшак булырга тиеш. Шосседа тиз йөрү өчен сайланганда, киресенчә, утыргычы каты һәм тар булса яхшы.

Тэги: велосипед
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International