РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә законсыз рәвештә спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Моннан тыш, Зәй районы гражданины 8 данә 0,5 литр сыешлы пыяла шешәләрдә спиртлы сыеклык, шулай ук 95% лы фармацевтика антисептик эретмәне биргән. Полицейскийлар законсыз хәмер сатуны документлаштырды. Эш материаллары һәм 7 литр күләмендә тартып алынган продукция Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Зәйдә «Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату» РФ КоАП 14.17.1 маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Алынган алкоголь үрнәкләре ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәүне тикшерү һәм кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык билгеләүгә юнәлтеләчәк. Әгәр экспертиза сыеклыкның ГОСТ таләпләренә туры килмәвен ачыкласа, гражданинга штраф түләргә туры киләчәк, аның турында карарны Зәй шәһәр суды кабул итәчәк.