Кулланучы почмагы: чәй турында сөйләшик

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Белгечләр фикеренчә, хлорлы су белән яхшы чәй кайнату мөмкин түгел. Алар фикеренчә, «иң яхшы» һәм «иң начар» сортлы чәй юк. Суны алдан  фильтрларга һәм чәй сортын түз тәмеңә карап сайларга кирәк. Шул ук вакытта әзер чәйне генә түгел, төрле сортлы чәйләрне катнаштырып та кулланырга мөмкин.

Эшкәрткәндә химия процессларының тирәнлегенә карап, чәй түбәндәге типтагы өлешләр аерыла:

кара – анда иң зур окислитель үзгәрешләр бара;

яшел - иң аз окислитель үзгәрешләр белән ясала, бу чәй яфрагындагы файдалы матдәләрне максималҗ саклап калырга мөмкинлек бирә;

кызыл – уртача окислитель үзгәрешләр белән ясала, ул үзенә кара һәм яшел чәй үзлекләрен туплаган;

сары - окислитель үзгәрешләр чәй яфрагын төргән вакытта башкарыла.

Чималга һәм эшкәртү технологияләренә карап, түбәндәге төрләрнең өлешләрен эшкәртәләр:

байховый (рассыпной) - кара, яшел, сары һәм кызыл;

прессланган - яшел, кирпеч, плиткалы кара һәм яшел, таблетка рәвешендә кара һәм яшел;

тиз эри торган (экстрагированный) – концентрантлаштырылган сыек яки коры экстрактлы кара һәм яшел чәй;

пакетлы – бер тапкыр ясар өчен чәй, чәй комы һәм вакланган җепселле иң вакланган чәй 2-3 грамм массалы пакетларга урнаштырыла.

Теләсә кайсы төрдәге чәйгә тәмлеткечләр кушылырга мөмкин. Аны ике ысуллар белән үткәрәләр. Беренче ысул – киптерелгән чәчәкләр (роза, ясмин һ.б.), орлыклар (әнис), тамырлар (куркум, ирис) һ. б. лар белән чәйне табигый ароматлаштыру ысулы.

Чәй яфрагын эшкәртү тибы буенча гранулалы (C. T. C.-crush, tear and curl – вакланган, ышкылган һәм бөтерелгән), яфраклы һәм вак төрләргә бүленә.

Үз чиратында, халыкара классификация нигезендә яфраклы чәй түбәндәге категорияләргә бүленә:

Флаури Пеко (ФП) – чәй үсемлекнең иң өске өлешеннән генә ясала, ул иң зур күләмдә алдын типсларга бай;

Оранж Пеко (OP) – үсемлекнең беренче яфракларыннан эшләнә (флеши);

Пеко (Р) – үсемлекнең икенче яфракларыннан ясала;

Пеко Сушонг (РЅ) – үсемлекнең өченче яфракларыннан эшләнә.

Вак дип саналган «Брокен» чәйләре Брокен Оранж Пеко (BOP), Брокен Пеко (ВР) һәм Брокен Пеко Сушонг (БПС) төрләренә бүленә.

Чәйнең сортлылыгы экспертлар тарафыннан түбәндәге параметрларны исәпкә алып билгеләнә:

- чәй яфрагының тышкы күренеше характеристикасы;

- чәйнең хуш исе һәм тәме;

- кайнатылган чәй яфрагының төсе.

ГОСТ нигезендә түбәндәге чәй сортлары җитештерелә: букет, югары сорт, беренче сорт, икенче сорт.

Хәзер без чәй турында барысын да беләбез, чәйләрегез тәмле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International