Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу факты ачыкланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз, БДАМСта теркәмичә, шулай ук яраклылык срогы чыккан сыраны озату документларыннан (товар-транспорт накладное һәм аңа белешмә) башка сату очрагы билгеләнгән. Бу исә РФ КоАПның 14.16 ст.2 өлеше, 14. 43 ст. 2 өлеше, 14.19 ст. буенча беркетмәләр төзү өчен нигез булып тора. Гомуми күләме 14,86 литр булган 31 данә продукция алынды. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Тикшерү эшләре бара.