2022 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырышта катнашучыларны Иҗтимагый совет рәисе, «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторинг республика үзәге» ДБУ эшләр идарәчесе Юрий Митюшкин сәламләде. Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан хәзерге вакытта хәл ителгән төп проблемалар турында сөйләде. Аннары утырышта катнашучылар мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар:
- Татарстан Республикасы территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент кертү нәтиҗәләре (доклад белән халык кулланышы товарлары сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Светлана Груздева чыгыш ясады);
- дәүләт органнары тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсе буенча Татарстан Республикасы рейтингы нәтиҗәләре (докладчы - эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова).