2012 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «РусАлка 8» ҖЧҖнең «Русалка» кибете хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.
Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Моннан тыш, товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, шулай ук сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә куллану тәкъдим ителде.