2022 елның 13 июлендә Арча муниципаль районының Күпербаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйровның алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итүе булды. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Кабул итү барышында түбәндәге сораулар буенча консультацияләр бирелде: - техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алу,
- таләпләр кую сроклары, пластик тәрәзәләргә заказны үтәү срокларын бозу,
- сатып алынган товарда дефект барлыкка килү,
- претензияне ничек дөрес итеп төзергә,
- дистанцион ысул белән сатып алынган товарны кире кайтару һәм алыштыру,
- сырага минималь ваклап сату бәяләре һ. б. буенча консультацияләр бирелде.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.