Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2022 елның 18 июлендә Чистай муниципаль районы Яңа Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Авыл халкы белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган кайбер мәсьәләләрне карадылар, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау турында законнар өлкәсендә дә. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товарны тиешле сыйфатта сатып алган очракта кулланучыларның хокукларын аңлаттылар, сатучының касса чегын югалту сәбәпле кулланучылар таләпләрен үтәүдән баш тарту хокукы булмау турында аңлатма бирелде. Моннан тыш, сатучы гарантияле ремонт вакытында кулланучыга алмаштырылган товар бирмәгән вәзгыятьне дә карадылар, шулай ук билгеләнгән вакытка алдан түләнгән җиһазларны китермәгән кулланучыга киңәшләр бирделәр.
Семинар-укулар барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.
Чара барышында кулланучыларга һәм Башкарма комитет белгечләренә «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм буклетлар тапшырылды.