Балтач ш. т. б. КФҮ гражданнарны кабул итү блды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре бөтен халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан чыгып, гражданнарны даими рәвештә кабул итә.

Чираттагы очрашу 2022 елның 21 июлендә Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда барлыкка килә торган конкрет тормыш хәлләрендә үз-үзеңне дөрес тоту мисаллары, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка аң-белем бирү кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзләрен ышанычлы хис итәргә, сатып алуларга җентеклерәк һәм игътибарлырак якын килергә мөмкинлек бирә, һәм товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп туган очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә. Чара барышында «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International