Бөгелмә шәһәрендә комиссия утырышы узды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

26 июльдә Бөгелмә муниципаль районында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең эш планы нигезендә, халык арасында алкоголь дәрәҗәсен киметү буенча күрелә торган чаралар, Бөгелмә муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәсьәләне карап тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева катнашты.

МВК утырышында контрольлек итү һәм хокук тәртибен тәэмин итү, кулланучылар базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны үтәү, контрафакт хәмер продукциясен ачыклау максатыннан үткәрелә торган чаралар турында мәсьәләләр каралды, агулану очраклары анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International