2022 елның 29 июлендә Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырыш Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы С.Н. Балакирев рәислегендә узды.
Чара башында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары А.И. Хәмитов 2022 елның 6 аенда алкогольле продукция сату мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Панов А. А.2022 елның 6 ае йомгаклары буенча башка муниципаль берәмлекләр арасында рейтингта районның алкоголь базарында начар позициясен анализлады һәм хәлне яхшырту юлларын билгеләде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменнән алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә күрсәткән ярдәме өчен Аппак авыл җирлеге башлыгын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.