2022 елның 1 августында Спас муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Чара Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, шулай ук районның ведомство, оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук кече бизнес вәкилләре катнашында узды.
Чара барышында Спас районында булган проблемалар да әйтелде. Спас муниципаль районының кулланучылар базарындагы, шул исәптән алкоголь базарындагы хәлне яхшырту юллары билгеләнде.