2022 елның 3 августында Нурлат муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта Эчке эшләр министрлыгының алдагы утырышы карарын үтәү нәтиҗәләре, 2022 елның беренче яртыеллыгында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингы, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эш турында фикер алыштылар. Хисап чорында алкоголь белән агулану очракларының кискенләшүенә һәм һәр конкрет очракны анализлауга аерым игътибар бирелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча районның алкоголь базарындагы хәлне яхшырту юллары билгеләнде.