Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Әлмәт муниципаль районының Аппак авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова катнашында Аппак авыл җирлеге җирле үзидарә белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча белем бирү максатыннан укулар үткәрелде, алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар, агуланулар һәм суррогат хәмер куллануның начар нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезләмәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Җирле үзидарә хезмәткәрләре белән семинар-укулар барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.
Авыл җирлегенең ике кибетендә социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрелде.