«Цифрлар дәресләре» дәвам итә

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Җәйге сменаларда катнашучы мәктәп укучылары өчен Татарстан лагерьларында быел «Цифрлар дәресләре» узачак. Дәресләр җәй айлары белән генә чикләнмәячәк.

1-11 сыйныф укучылары ай саен актуаль ИТ-темалар буенча фикер алышалар. Дәресләр 260 меңнән артык укучы өчен 1400 мәктәптә узачак һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов Чистай районындагы «Яшьтәш» лагеренда чираттагы шундый дәреснең берсен үткәрде. Дәрес «Киләчәк технологияләре. Квант компьютеры» темасына багышланган иде.

«Цифрлар дәресләре» мәгърифәтчелек юнәлешенә ия, цифрлы күнекмәләр үсешенә, мәктәп укучылары арасында алдынгы технологик юнәлешләрне популярлаштыруга, башлангыч һөнәри билгеләнешкә ярдәм итә. Ял итүче укучыларга квант физикасы, квант компьютеры турында сөйләделәр.

Дәреснең төп максаты - укучыларда квант физикасы белән кызыксынуны үстерү өчен шартлар тудыру һәм аларны әлеге өлкәгә потенциаль җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International