Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

2022 елның 10 августында Теләче муниципаль районының Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды. Гражданнарны кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Катнашучылар сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр куелу, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү сроклары турында сораулар бирделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты булуы турында белделәр, анда бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга була. Халыкка «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, төрле мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International