Алга таба сату һәм хезмәт өчен түләү максатларында сатып алынган көмешкә пенсионерны штрафка тартуга китерәчәк

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер шәхси йорттан 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Эш материалын төзү барышында пенсионер спиртлы сыеклык салынган тагын өч литрлы банканв үз теләге белән бирде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Гражданин аңлатуынча, «Ике ай элек Әлмәт шәһәрендә әлеге продукцияне алга таба сату һәм хезмәт өчен түләү максатларында сатып алган».

РФ КоАП 14.17.1 статьясы нигезендә, физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз рәвештә ваклап саткан өчен, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф каралган. Штраф билгеләү турындагы карарны шәһәр суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International