Сатучының дорфалыгы һәм әдәпсезлеге нигә китерергә мөмкин?

2022 елның 12 августы, җомга

Персонал үз вазыйфаларын профессиональ рәвештә башкарып чыксын өчен, күп кенә эре сәүдә челтәрләре үз хезмәткәрләрен укытуга җибәрә. Дөресен әйтергә кирәк, мондый дәресләр кирәкле нәтиҗә бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Строительный Бум» кибете персоналы өчен укулар үткәрде. «Строительный Бум» кибете сатып алучыларга төзелеш һәм ремонт өчен 40 меңнән артык материал, йорт, бакча һәм туризм өчен товарлар, электротехника  продукциясе, электр инструментлары һәм кул белән эшләү өчен инструментлар тәкъдим итә. Компаниянең игълан ителгән стратегиясеннән күренгәнчә, алар Россия һәм якын чит ил базарында төзелеш һәм бизәү материалларын сату буенча лидер булырга омтыла. Ә бу товар әйләнешенә генә түгел, ә сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатына да бәйле. Клиентка карата дорфа мөнәсәбәт өчен хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга мөмкинме? «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы персоналның дорфалыгы өчен җаваплылыгын күздә тотмый. Кулланучыны мәсхәрәләгән кеше административ җаваплылыкка, җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Шулай итеп, сатучы белән кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы төп документта («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы) әдәпсез һәм тупас тәртип өчен дисциплинар җаваплылык нормативлары булмауга карамастан, компания җитәкчелегенә язмача мөрәҗәгатьләрне гамәлгә ашыру юлы белән җәзаны суд тәртибендә башкарырга мөмкин.

Дәүләт структурасы белгечләре кибеткә килүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораулар бирделәр:  

- кибет хезмәткәрләре сатып алучыларга ярдәм итәме?

- кибет хезмәткәрләре белән аралашу тәҗрибәсен алар ничек бәялиләр?

- сатучылар кулланучылар сорауларына җавап бирә аламы, әллә шикләнәме?

Алынган җавапларны анализлап, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин: кибетләрдә сатып алучыларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе уртача, проблема – персонал җитмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International