Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең берләштерелгән утырышы узды

2022 елның 12 августы, җомга

2022 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагындагы алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең 2022 елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча утырышы булды.

Ваклап сату базарындагы хәлләр: законнардагы үзгәрешләр, контроль-күзәтчелек органнарының муниципаль берәмлекләр белән алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау мәсьәләсе буенча үзара хезмәттәшлеге рәвешләре, штрафларны түләтү эше турында Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина сөйләде.

Муниципаль берәмлекләр проблемалары буенча Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе - Олег Павлов, Актаныш муниципаль районыннан - Рөстәм Ильясов, Минзәлә муниципаль районыннан - Марат Кәримов, Алабуга муниципаль районыннан - Ленар Нургаянов, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе чыгышы тыңланды - икътисад, ТОСЭР һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ленар Әхмәтов, Тукай муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Яббарова катнашты.

Киңәшмәгә ведомство карамагындагы районнарның эчке эшләр бүлекләре башлыклары, район үзәк хастаханәләре баш табиблары, «Бургарпиво» ААҖнең маркетинг һәм сыра кайнату компаниясе бүлеге җитәкчесе Эдуард Зарипов, «АБ ИнБев-Эфес» АҖ филиалының сату буенча территориаль менеджеры Александр Пузиков, «Алкторга» ҖЧҖ вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов утырышка йомгак ясады һәм уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International