Үз эшләрен яхшы белүчеләр мәктәп формасын сайлау буенча киңәшләр бирделәр

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Ишегалдында август ае, тиздән 1 сентябрь. Мәктәпкә җыенырга вакыт җитте һәм, әлбәттә, мәктәп формасына сорау зур.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Арзан» сәүдә үзәгенең «Мәктәп формасы» бүлегендә профилактик чара үткәрде, анда үз эшләрен яхшы белүчеләр мәктәп формасын сайлау буенча киңәшләр бирделәр.

Чара башында белгечләр сәүдә ноктасы хезмәткәрләре өчен мини-семинар үткәрделәр, гамәлдәге законнар һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге гамәлдәге карары белән таныштырдылар. Сатып алучылар «Банк карталарының куркынычсызлыгын бәяләү» темасына анкетада катнашты.

- Укучылар өчен кием-салымны табигый материаллардан сайларга кирәк. Мондый кием уңайлы, гади һәм аны чистарту, тәртиптә тоту җиңел. Мәктәп формасы өчен мамык, йон, ярымшылык, вискоза кебек материаллар кулланыла, алар һава үткәрүчән, тирләтми, - диде чара ахырында сәүдә ноктасы директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International