Профилактик визит

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

24 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим авылында хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит  - ул контрольлек итүче затның эшчәнлек алып бару урыны буенча яки видеоконференцэлемтә аша әңгәмә рәвешендә дәүләт контроле органы үткәрә торган чара төре.

Профилактик визит барышында түбәндәге чаралар үткәрелде:

- алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрнең, шул исәптән әлеге эшчәнлеккә лицензия таләпләренең үтәлеше буенча контрольлек итүче затка хәбәр итү;

- контроль объектына карата үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында контрольлек итүче затка хәбәр итү;

- контрольлек итүче затка алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән әлеге эшчәнлеккә лицензия таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International