Зәй муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, Зәй муниципаль районы Урсай авыл җирлеге башлыгы катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина катнашты.

Комиссиянең төп темасы - 2022 елның 6 аенда Зәй муниципаль районы территориясендә Татспиртпром җитештергән сыра продукциясен сату, төзелгән шартнамәләр буенча төяп җибәрмәү сораулары каралды. Шулай ук Зәй муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен куллану базарының торышы турында да фикер алыштылар.

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Архипова үз чыгышында комиссия протоколы карарын үтәү буенча нәтиҗә ясады, сәүдә объектлары һәм сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән бергәләп сату, ассортимент һәм республика продукциясе чыгару өлешен арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк, дигән карарга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International