«Еентукский источник» һәм «pepsi» этикеткалары булган шешәләргә спиртлы сыеклык салынган

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ессентукский источник» дигән пыяла шешәдә 0,45 л күләмендә спиртлы продукция сату очрагы билгеләнгән. Эш материалын төзү барышында гаепләнүче «pepsi» этикеткасы булган 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган шешәне ирекле рәвештә биреде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча тикшерү бара. Аңлатмада гражданка «көмешкәне шәхси ихтыяҗлары өчен тотам һәм көмешкә аппаратым юк» дип аңлатты.

Физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы эчемлек продукциясен ваклап саткан өчен, РФ КоАПның 14.17.1 статьясы нигезендә физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы эчемлек продукциясен законсыз сату алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән утыз меңнән илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә. Штраф билгеләү турындагы карарны шәһәр суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International