Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды. Кабул итү авыл җирлеге башлыгы катнашында үткәрелде.
Очрашуда гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды, товарлар сатканда гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде. Шулай ук бистә территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектлары вәкилләреннән алкогольле продукция сату өлкәсендә сораулар да килде.
Халыкның кулланучылар белемен киңәйтү өчен барлык катнашучыларга «Кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.