2022 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баручы берничә сәүдә объектында булды.
Марат Солтанов сәүдә оешмалары җитәкчеләре белән Республикада җитештергән алкогольле продукция, шул исәптән сыра ассортиментын арттыру мәсьәләсе буенча аңлату эшләре алып барды. Сәүдә вәкилләре, үз чиратларында, республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне үз вакытында һәм тулы күләмдә китерүгә заявкаларны вакытында һәм тулы күләмдә башкаруларын телиләр.
Алкогольле продукция базары ил өчен мөһим икътисади ресурс, бизнес өчен кызыклы объект һәм сатып алучылар арасында тотрыклы булган өлкә.